Шәмсия Җиһангирова: «Хатын-кыз ул көчсез булуы белән көчле»
Хәтерлисезме, «баскан җирдән ут чыгара безнең кызлар дисеннәр» дип җырлыйлар иде. Чыннан да бар бит андый гүзәл затлар. Шуларның берсе – танылган шагыйрә, прозаик, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күпсанлы премияләр лауреаты, Мөслим кызы Шәмсия Җиһангирова.